Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Имянликулевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Жэмэй авылыннан Алфир Гафият улы хэм Роза Каюм кызы – матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Жэмэй авылыннан Алфир Гафият улы хэм Роза Каюм кызы – матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.

Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез.
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә,.
Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатлы булып барыгыз ,балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерегез!

Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Алтын туегызга җиттегез!

Алфир Гафият улы Роза Каюм кызы алтын туйыгыз белэн !!!